Владимир Путин 175нче гимназия укытучыларын бүләкләргә кушты

Владимир Путин Казанның атыш булган 175нче гимназиясе укытучыларын бүләкләргә кушты.

— Бәла килеп чыккан гимназиянең барлык укучылары һәм хезмәткәрләре, әлбәттә, чын шок кичерделәр. Балалар әлеге хәлне бигрәк тә авыр кичерде һәм алар махсус тернәкләндерүгә мохтаҗ. Шуны билгеләп үтәсем килә: укытучылар да, гимназиянең барлык хезмәткәрләре дә критик хәлдә кыю, геройларча, югары һөнәри дәрәҗәдә, баларны үз туганнарыдай күреп, яшь кенә инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева кебек, үзләре белән каплап, укучылары өчен үзләрен корбан иттеләр, балаларны коткардылар, — диде Путин Хөкүмәт әгъзалары киңәшмәсе вакытында.

Күп кенә укытучылар куркыныч һөҗүм вакытында, бинада атышлар яңгыраган вакытта, сыйныф ишек төбендә басып, укучыларын саклау өчен көрәшергә әзер тордылар, чыгарга һәм яшеренергә ярдәм иттеләр. Беркем дә постын ташламады. Барысы да һөнәри һәм кешелек бурычын үтәде, — диде ул.


Фикер өстәү