Балтач районының Карадуган авылында яшәүче Фирая Зыятдинова бүген коймак өчен бер чиләк камыр куйган. Иртәдән мич ягып гает коймагы пешергән.
– Өебездә ике таба сыярлык кына мичебез бар. Махсус коймак пешерер өчен ясаттык. Биш балабыз бар, туган-тумачалар күп. Бер чиләк камыр җитми дә әле ул. Күршеләргә дә өләшәм. Бәйрәм бит, – ди Фирая апа.
Гөлгенә ШИҺАПОВА