Татарстанда явым-төшемнәр атна ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип фаразлый синоптиклар.
Иртәгә, 16 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, иртән һәм кич яшенле яңгыр явуы көтелә. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 15-20 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук урыны белән боз явуы да ихтимал.
Иртәгә төнлә 14-19, көндез 26-31 градус җылы булыр дип көтелә.
17 июньдә шулай ук кыска вакытлы яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 17-22 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.