Владимир Путин белән Байденның очрашуы күпмегә сузылачагы билгеле булды

Россия Президенты Владимир Путин һәм Америка Кушма Штатлары Президенты Джо Байденның очрашуы дүрт-биш сәгатькә сузылачак. Бу хакта ил башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Пеской хәбәр итте.

Мәгълүма булганча, 16 июньдә ике дәүләт җитәкчесе Женевадага Ла Гранж вилласында саммит оештырачак. Мәскәү вакыты белән очрашу 14.00 сәгатькә билгеләнгән. Саммиттан соң Россия башлыгы матбугат очрашуы үткәрәчәк. Уртак матбугат конференциясен оештыру турында сөйләшү булмаган.

Дмитрий Песков аңлатканча, әлеге саммит өч өлештән торачак, алар арасында тәнәфес ясау да күздә тотыла. Аның сүзләренчә, графикка карамастан, саммитның ни кадәр озакка сузылачагы АКШ һәм Россия җитәкчеләренең ничек аралашуына да бәйле булачак.


Фикер өстәү