Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстанда 5 меңнән артык чара үткәрелә

Эше генә түгел, нәтиҗәсе дә булсын. Республикада милләтара һәм дини мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча эш төркеменең чираттагы утырышы әнә шундый сүзләр белән төгәлләнде.

2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлегенә багышлануы мәгълүм булу белән, Татарстанда бер-бер артлы төрле дәрәҗәдәге чаралар уздырыла башлады. Аерым алганда, мәдәният өлкәсе бүген нинди нәтиҗәләре белән шатландыра ала? Бу турыда Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин сөйләде.

– Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республика буенча барлыгы 5,5 меңнән артык чара булуы көтелә. Бу нисбәттән без даими рәвештә районнарда да утырышлар уздырабыз. Шушы чараларны уздыру өчен республикадан һәм федераль бюджеттан 81 миллион сумга якын акча бүленеп бирелде. Бүген без Туган тел айлыгы, «Шорыкйол» мари милли бәйрәме, монгол телле халыкларның «Сагаалган» бәйрәме, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек бакчасы» фестивале, Изге Болгар җыены, «Таба» этно-музыка фестивале кебек чараларны уңышлы гына уздырып җибәрдек. Тиздән без Балтай, Гырон Быдтон, Семык, Питрау милли бәйрәмнәренә җыелачакбыз. Күргәнебезчә, әлеге ел бездә яшәүче күпсанлы милләт вәкилләренең туган телләрен һәм традицияләрен саклауга, аларны пропагандалауга зур этәргеч бирә. Планлаштырылган эшебез шактый, әмма артка борылып карасак, бу ниятебезне башкарып чыгарга барлык мөмкинлекләр дә булуына инана алабыз, – диде ул.

Билгеле, республикада яшәүче халыкларның бердәм булуында һәр милләт вәкиленең өлеше бар. Санап үтелгән чараларда да оештыручыларның гына түгел, телен һәм үзен саклап калырга теләгән һәркемнең катнашуы мөһим, дип искәрттеләр утырышта.

Фикер алышуда милли бәйрәмнәргә игътибар аеруча зур булды. Республикада аларның күп һәм төрле булуы барыбызга да билгеле инде. Әмма шушы күптөрлелекне күрә һәм күрсәтә беләбезме? Монысы – икенче мәсьәлә.

– Татарстанда милли бәйрәмнәр яхшы дәрәҗәдә уздырыла, әмма алар берсенә-берсе охшап бетте. Һәр милли бәйрәмнең үзенчәлеге, башкалардан аерып торучы традицияләре бар бит, халыкка шуны күрсәтергә кирәк, – диде бу хакта Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев.

Утырышта катнашучылар әлеге мәсьәләне хәл итү өчен экспертлар комиссиясе булдыруны тәкъдим итте. Һәр бәйрәмнән соң фикер алышырга җыелуны да кулай дип табучылар булды.

Ләкин иң мөһиме – һәр эшнең нәтиҗәле булуы. Александр Терентьев та шул фикердә. «Чараларның саны гына берни турында да сөйләми», – ди ул.

Лилия Гыймазова

 

 

 


Фикер өстәү