Казан мәктәбендәге фаҗигадә зыян күргән үсмернең тәненнән 5 сәгать буе ядрә кыйпылчыклары җыйганнар

Казан мәктәбендәге атыш вакытында зыян күреп, хәле авыр булу аркасында Мәскәү хастаханәсенә китерелгән үсмергә операция ясаганнар.

Муены һәм умырткалыгына кереп утырган ядрәләрне җыеп алырга туры килгәнлектән, операция биш сәгать дәвам иткән. Үсмер авыр хәлдә реанимациядә ята, әмма, шөкер, алга китеш бар. Ул ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган.

Мәскәү табиблары хәзерге вакытта бер кызны операциягә әзерли: аның күкрәк читлегеннән ядрәләрне чүпләргә туры киләчәк.

Балалар әти-әниләре белән бергә урнаштырылган, алар белән психологлар эшли.


Казан мәктәбендәге фаҗигадә зыян күргән үсмернең тәненнән 5 сәгать буе ядрә кыйпылчыклары җыйганнар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү