Мәчеттә шартлау вакытында унике кеше үлгән

Кичә, 14 майда, Әфганстанда Шакар-Дара торак пунктында мәчеттә теракт булган. Анда ким дигәндә 12 кеше үлгән, шулай ук мөфти дә һәлак булган. Бу турыда Tolo News телеканалына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Егермеләп кеше яралануы турында да әйтелә.

Tolo News чыганакларга сылтама белән билгеләп үткәнчә, шартлаткыч җайланма мәчет эченә куелган булган.

Шартлау җомга намазы вакытында булган, дип ачыклык керттеләр полициядә.


Фикер өстәү