Россия хөкүмәте дустанә булмаган дәүләтләр исемлеген раслады

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәсми рәвештә дустанә булмаган дәүләтләр исемлеген раслады. Исемлеккә АКШ һәм Чехия кертелгән.

Шул ук вакытта документ бу дәүләтләргә дипломатик объектларга хезмәт күрсәтү буенча нинди күләмдә Россия физик затлары белән хезмәт килешүләре төзү рөхсәт ителүен аңлата.

Аерым алганда, Чехиягә 19 шундый килешү төзү рөхсәт ителгән, шул ук вакытта АКШка бер генә килешү дә рөхсәт ителмәячәк.


Фикер өстәү