Психолог үтеп баручыларның, Галәвиевны корал белән күргәч, ни өчен полиция чакыртмаганнарын аңлатты

Германиядәге Вюрцбург Университетының психология профессоры Роланд Дойч «шаһит эффекты» исеме астындагы психологик феномен нәтиҗәсендә Казан халкы Илназ Галәвиевны урамда мылтык белән баруын күргән килеш полиция чакыртмаган дигән фикерне белдерде.

Шаһит эффектының асылы шунда ки, билгеле бер ситуациядә ярдәм итә алырлык кешеләр моны эшләми. Сәбәбе ситуацияне башка кешеләр дә күзәтүенә бәйле, шуңа күрә  аерым бер кеше бу вәзгыятьтә җаваплылыкның шәхсән үзе өстендә ятмавын аңлый. Шундый ук уйланулар йогынтысында башкалар да берни эшләми һәм артык адым яки куркыныч дип нәтиҗә ясыйлар.

Сишәмбе көнне иртән Казанның 175 нче гимназиясенә кораллы һөҗүм була. Моны мәктәпнең элекке укучысы эшләгән. Ул бинага мылтык һәм шартлаткыч җайланма белән бәреп керә. 19 яшьлек Илназ Галәвиевны тоткарлыйлар.


Фикер өстәү