Казанда берничә мәктәпне эвакуациялиләр

Казанның берничә мәктәбенә шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр килгәндә. Биредә кешеләрне эвакуацияләр.

Социаль челтәрләрдә чыккан белешмә буенча, Иннополис лицеенда, Казанның № 18, № 7, № 122, № 169, № 171 мәктәпләрендә шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәр иткәннәр.

Хәзерге вакытта 7 нче гимназия территориясе камап алынган, балаларны урамга чыгарганнар, ата-аналарны кертмиләр. Урында янгын сүндерүчеләр, полиция һәм табиблар эшли.

Укытучылар балаларны җитәкләп алып чыгып, ата-аналарга тапшыра.


Фикер өстәү