«Без-тарихта эзлебез» дигән шәҗәрә бәйгесенең йомгаклау өлеше уза

Хәзерге минутларда Галиәскәр Камал исемендәге театр бинасында «Без-тарихта эзлебез» дигән шәҗәрә бәйгесенең йомгаклау өлеше уза. Финалга республиканың төрле районнарыннан 6 гаилә чыккан.

— Бүген — Халыкара гаилә бәйрәме. Бу бәйгенең максаты да гаиләләрне берләштерү,туганлык җепләрен ныгыту,нәселеңне,тарихыңны барлау. Әлеге бәйге 3 ел рәттән оештырыла. Шушы вакыт эчендә 100 дән артык гаилә катнашып, 30 буынын эзләп табучылар бар,- ди Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Шәҗәрә бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Минңеханов белән Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.


Фикер өстәү