175 нче гимназиянең эвакуациясендә катнашкан укучы балаларны бүләкләячәкләр

175 нче гимназиядә эвакуация вакытында батырлык күрсәткән 5- 11 нче сыйныф укучыларын да бүләкләячәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

— Кемдер балаларны чыгарырга булышты, кемдер укытучы белән ишекләрне ябарга ярдәм итте, педагоглар фаҗига вакытында профессиональ дәрәҗәдә эшләде, алар куркынычсызлыкны тәэмин итте, — диде ул. Хәзерге вакытта бу балаларның исемлеге әзерләнә.


Фикер өстәү