Быел Россиядә яшәүчеләрнең яртысыннан артыграгы стресс кичергән

2021 елда ил халкының яртысыннан күбрәге (55%) стресс халәтендә булырга өлгергән инде. “Ромир” компаниясенең тикшеренү мәгълүматлары шул хакта сөйли, дип яза “Газета.ru”.

Ә инде 2020 елда стресс кичердегезме, дигән сорауга респондентларның 79 проценты уңай җавап биргән.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, уртача алганда. хатын-кызлар (56 проценты) ир-атларга (51 проценты) караганда ешрак дулкынлану-борчылу хисләре кичерә. 2020 елда көчле затлар арасыннан 72 процентының һәм нәфис затларның 84 процентының күңел төшенкелегенә бирелеп алган чаклары булган.
Сораштыру мәгълүматларына караганда, 40 яшькә кадәргеләр барыннан да көчлерәк стресс халәте кичергән. 41дән 50 яшькә кадәргеләр (респондентларның 48 проценты), 51дән 74 яшькә кадәргеләр (42 процент), 75 яшьтән өлкәнрәкләр (55 процент) исә азрак борчылган.

Россиядә яшәүчеләрне иң нык дулкынландырган мәсәләләрнең яртысы акчага килеп тоташа: халыкның яртысыннан күбрәге (62 процент) бәяләр үсүгә һәм инфляциягә, хезмәт хакының аз булуына (56 процент) борчыла. Икътисадтагы кризиска (халыкның 30 проценты), эшсезлек үсүгә (27 процент) һәм халыкның социаль катламнарга бүленүенә (27 процент) пошынучылар азрак.

Тикшеренүдә халкы 10 меңнән артыграк булган 220 шәһәрдә барлыгы 40 000 кеше катнашкан.


Фикер өстәү