Казанның 175 нче гимназиясендә бассейн төзеләчәк

“Татнефть” Татарстан Президенты мөрәҗәгате буенча Казанның 175 нче гимназиясендә бассейн төзиячәк.

Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов бассейн төзү проектын эшләргә кушкан. Хәзерге вакытта “Татинвестгражданпроект” институты эскиз проектын эшли. Якын араларда “Татнефть” компаниясенең акчалата ярдәме белән төзелеш башланачак. Бассейн төзү эшләрен яңа уку елына кадәр төгәлләү күздә тотыла.

Мәктәпне капиталь төзекләндерү дә, шушы чорга тәмамланырга тиеш.


Фикер өстәү