«Work and Travel»: мәдәни халыкара алмашу программасы буенча чит илгә ничек барырга?

Студентлар арасында популяр булган «Work and Travel» мәдәни халыкара алмашу программасы турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Май – сентябрь айларында Америкага барып, тәҗрибә туплап кайтырга теләүчеләр өчен ул. Аның нинди нечкәлекләре бар соң? Бу турыда без КФУда укып, шунда эшләп кайткан Алина РЫСАЕВАдан сораштык.

– Сентябрь аенда «Халыкара алмашу үзәге»нә барып, белешеп кайттым. Шунда ук минем инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшерделәр. Әлеге программаның тәртибе белән танышкач, документлар җыя башладым һәм түлисе сумманың бер өлешен (хәзер ул – 19500 сум. – Ред.) калдырып кайттым. Шуннан соң мин системада теркәлү өчен белешмә тутырдым. Американың кайсы өлешендә һәм ниндирәк эштә эшләргә теләвемне дә шунда яздым. Декабрь азагында кайда барасым билгеле булды. Шуннан соң инде калган сумманы түләп, Мәскәүгә, интервью бирергә очтым. Анда инде билгеләремне тикшерделәр, максатым, гаиләм турында сораштылар һәм яшел кәгазь бирделәр. Ягъни мине кабул иттеләр. Ал кәгазь исә, киресенчә, гаризаның кабул ителмәвен аңлата иде. Чит ил паспорты алып, 17 майда Америкага очтым. Мине анда «гаиләм» каршы алды. Әлеге программа буенча Америкага очучыларны билгеле бер гаиләгә теркиләр. Бер көн Нью-Йоркта булганнан соң, үзебез яшәячәк урынга кузгалдык. Гомумән алганда, бу сәфәр өчен мин 120 мең сум акча тоттым.

«Work and Travel» программасы ике өлештән тора, беренчесе – эш. Һәр студент 15 майдан 15 сентябрьгә кадәр аралыкта үзе сайлаган көннәрдә эшли. Эш хезмәт күрсәтү өлкәсендә генә (күңел ачу парклары, рестораннар, кибетләр, милли парклар, кунакханәләр) тәкъдим ителә. Эш тәмамлангач, программаның икенче өлеше – сәяхәт башлана. Ул, күп дигәндә, 30 көн дәвам итә ала. Америкага барып кайтуыма үкенмим. Минем өчен зур тәҗрибә булды ул.

Программада катнашучылар өчен таләпләр

  1. Югары уку йортының көндезге бүлегендә белем алу.
  2. Инглиз телен кимендә уртача дәрәҗәдә белү.

Программада катнашучылар өчен кирәкле документлар

  1. Программада катнашучы анкетасы (Америка иганәчесеннән).
  2. Резюме + елмаеп төшкән фото.
  3. Югары уку йортыннан рус яки инглиз телендә белешмә.
  4. Чит ил паспорты.                                                                                                                                                                                                                                                                                             Фото: pixabay.com

Фикер өстәү