Татарстанда 13 яшьлек яшүсмер югалган

Яшел Үзәндә 18 май көнне 13 яшьлек Сергей Авдеев югалган. Аны әлегә кадәр тапмаганнар. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

Сергейның буе — 160 см, ул ябык гәүдәле, кыска коңгырт чәчле һәм коңгырт-кара күзле.

Югалган көнне ак күлмәк һәм кара чалбардан яки зәңгәр ыштан һәм футболкадан булган. Үзе белән кара рюкзагы да бар.

Кайбер мәгълүматларга караганда, яшүсмер өйдән беренче генә тапкыр чыгып китми.


Фикер өстәү