Кулыннан теләсә нинди эш килә торган, зарлануны белмичә, яңадан-яңа һөнәрләр өйрәнүче тынгысыз кешеләргә сокланам мин. Сарман районының Минзәләбаш авылында яшәүче Фәрит Вахитов умартачы да, бакчачы да, мичче дә, халык дәвалаучысы да, ыслаучы да. Узган ел ул тагын яңа һөнәр үзләштергән: каз маеннан сабын-порошоклар ясарга өйрәнгән.
– Мин гомер буе «пожарка»да эшләдем. Шуңа күрә пенсиягә дә иртә чыктым. Өйдә тик ята алмыйм бит инде. Нинди яңа һөнәр үзләштерергә була, барысын да карап, кызыксынып барам. Урман, табигать, үзебезнең авыл янындагы тауларыбызны яратам. Иртә яздан төрле үләннәр, яфраклар, чәчәкләр җыя башлыйм, – ди Фәрит Вахитов.
Ул көнне юлыбыз Минзәләбаш авылына төшкәч, Фәрит абыйның районнан кайтканын бераз көтеп торырга туры килде. Өйләренә узгач, күзебез тәрәзә төпләрендә, өстәл өсләрендә төрле үсентеләр үсеп утыруына төште. 23 төрле помидор гына утырткан ул. Оста бакчачы әйтүенчә, теплицага дип озын сортлыларын, урамга кыска булып үсә торганнарын чәчкән.
Вахитовлар гаиләсе күпләп казлар да алып үстерә. Йорты янында гына каз, ит, балык ыслау өчен махсус бүлмә дә хәстәрләп куйган. Ыслаганда зирек агачының пычкы чүбен куллана.
– Казларны ыслаган вакытта май бик күп чыга. 120 каздан 60–70 литр каз мае чыккан вакытлар да бар. Чип-чиста май бит ул. Түгәргә кызганыч. Шуңа күрә узган ел пандемия вакытында алардан нәрсә эшләргә була икән дип, кызыксына башладым. Интернеттан карагач, сабын, шампунь, порошок ясап булуын белдем. Өйрәнеп, шуларны ясый башлады, – диде Фәрит Вахитов.
Каз маеннан булгач, йомшак, табигый, файдалы, кулны да корытмый. Баштарак күбесенчә туганнарына, дусларына, авылдашларына бүләк-күчтәнәчкә биреп җибәрә торган булган. Тора-бара экологик чиста продукцияне сорап килүчеләр дә арткан. Аларны ярминкәләргә дә алып барып сата башлаган.
– Башта аз-азлап кына ясап карадым. Чималын табу да авыррак иде. Хәзер төшендем инде. Сабынны каз маена селте кушып кына ясыйм. Исе тәмле булсын дип, мәтрүшкә дә салып җибәрәм. Гадәттә, сабын 20 көндә әзер була. Сыйфатлы килеп чыксын өчен, һава температурасы җылы булу кирәк. Порошокның составы сабынныкыннан аерылмый диярлек. Балалар порошогына исә чәй содасы салам. Үзем ясый башлаганнан бирле порошок сатып алганыбыз юк, – ди оста.
Әле болар гына түгел, Фәрит абый мунчасында җәйге «сәламәтлек комбинат»ы да ясап куйган. Анда үлән һәм тоз ванналары хәстәрләгән.
– Анысы күңел өчен. Кунакка килгән кешеләрнең дә, балаларның да күңелен күрим дидем. Мин бит табигатьтә йөрергә яратам. Авыл янында зур тау бар. Нинди генә үлән үсми анда?! Күбесен танып беләм. Танымаганнарын интернеттан карап өйрәнәм. Үләннәрдән дарулар ясыйм. Яман шешкә каршы, аяк-куллар сызлаганда сылый, эчә торган төнәтмәләр эшлим. Прополисның файдасын күп күрәм. Сызлаган арка, аякларга спиртка төнәтелгән керән яфрагы бик булыша. Җылытылган ак майга прополис кырып салып, аны җәрәхәтләргә сөртсәң дә бик яхшы. Менә хәзер мин карлыган чәчәген, аның яфракларын җыеп калырга киңәш итәм. Аның чәчәген җыеп алганнан соң тагын чыга. Кызганмыйча җыярга була, – дип киңәшләрен бирде ул.
Июль башларында кырлыган (иван-чәй) да әзерли икән. Бу якларда әлеге файдалы үсемлек бик күп үсә:
– Кырлыган 7–10 июльләрдә чәчәк ата башлый. Аны шул көннәрдә җыеп калырга кирәк. Аны башта җыеп кайтам да, пакетта килеш, өстенә авыр әйбер бастырып куям. Бер тәүлек тоткач, табакка таратып, бөтерелгәнчегә кадәр суын изеп чыгарам. Пакеттан һавасын чыгарып, тагын бер тәүлеккә бастырып куям. Кырлыганны киптерер өчен кояшлы көн кирәк. Аның яфраклары шулкадәр йомшак була. Бу файдалы үсемлекне икешәр капчык әзерлим. Язга калмый инде, алып бетерәләр.
Менә шулай табигать белән гармониядә яшәп, аннан көч һәм энергия генә алып калмыйча, гаиләсенә табыш та кертә яңа танышыбыз.
Зөһрә Садыйкова
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat