«Хәләл» стандарты комитетына яңа рәис билгеләнде

Быел 21 апрельдән Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе итеп Габбас хәзрәт Кадыйров билгеләнгән. Комитет белән җитәкчелекне ул Питрәч районы имам-мөхтәсибе вазифасы белән бергәлектә алып барачак. Бу турыда бүген Диния нәзарәте хәбәр итте.

Габбас хәзрәткә 33 яшь, ул чыгышы белән Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан. 2014 елда «Әл-Әзһәр» университетын (ислам хокукы белгечлеге), 2019 елда Россия транспорт университетын («Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча бакалавриат) тәмамлый, хәзерге вакытта Россия ислам институтында магистратурада укуын дәвам иттерә.

Үзәкләшкән дини оешма — Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү Мөфтияте» Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе, халыкара бүлек җитәкчесе булып эшләгән.

Татарстанда дини эшчәнлеген Казанның «Тынычлык» мәчетендә имам булып башлаган. 2018 елдан Татарстанның Питрәч мөхтәсибәтен җитәкли. Татар, гарәп, алман, инглиз телләрен белә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарт комитеты 2005 елда хәләл продукция җитештерүне һәм сатуны тикшереп тору өчен төзелә, диелгән хәбәрдә.


Фикер өстәү