Россиянең бер төбәгендә коронавирустан прививка ясатуны мәҗбүри итеп куйганнар

Якутиядә халыкны мәҗбүри вакцинацияләү гамәлгә кертелгән. Республика баш санитар табибы Маргарита Игнатьева бу җәһәттән тиешле карар чыгарган. Якутия башлыгы Айсен Николаев төбәк оператив штабы утырышында шул хакта белдергән, дип хәбәр итә РБК.

Төбәк башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, иң элек балаларның җәйге ялын оештыруга җәлеп ителгән барлык мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, шулай ук республикада массакүләм чаралар үткәрүдә катнашучылар прививка ясатырга тиеш.

Хезмәткәрләргә мәҗбүри вакцинация оештыруны тәэмин итмәгән эш бирүчеләргә 200 мең сумлык штраф яный.

Баш санитар табибның карары 19 майда чыккан. Игнатьева әйтүенчә, республикада COVID-19 инфекциясенә бәйле киеренкелекнең хөкем сөрүе белән аңлатыла бу. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр федераль хакимият, шул исәптән сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә вакцинациянең ихтыяри булуын белдергән иде.


Фикер өстәү