Ростуризм һәм TikTok Казан буенча онлайн-экскурсия видеосы өчен сәяхәт бүләк итә

Казан халкы Кабарда-Балкар шәһәрләре буенча TikTok конкурсында тәмле бонуслар һәм тур өчен көрәшә ала. Катнашу өчен кыска роликларны — шәһәр буенча оригиналь экскурсияләрне төшерергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар. #Россияне күрсәт (#ПокажиРоссию) конкурсы ТР башкаласында 31 майдан башлана.

Креатив видео сәяхәтчеләр өчен үзенә күрә бер чек-бит булырга тиеш, ягъни нинди урыннарга барырга, нинди ризыкны татып карарга, нәрсә карарга була. Эшләр #ПокажиРоссию, #VisitTatarstan, #DiscoverKazan   хештеглары белән бергә куелып барырга тиеш. TikTok кулланучылар үз экскурсияләрен 18 июльгә кадәр яздыра ала.

Моннан тыш, 1 һәм 2 июнь көннәрендә блогерлар катнашучылар өчен Чәк-чәк һәм Социаль көнкүреш музейларыннан турыдан-туры эфирлар уздырачак. Трансляцияне тамаша кылучылар бу урыннар турында яңа мәгълүмат алып кына калмыйча, алып баручыларның сорауларына җавап биреп, призлар да ота алачак.

Конкурска рестораннар, кафелар, Казан кофейнялары да ярдәм итәчәк (исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин). «Аларда үз видеоларыңны төшер, хештегларга аларның билгеләрен куй —  һәм сиңа тәмле комплимент», — диделәр оештыручылар. 27 иң якты һәм гадәти булмаган видео авторы Кабарда-Балкар шәһәрләре буенча турда катнашачак. Моннан тыш, катнашучыларның иң «җылы һәм уңайлы» эшләре Visit Tatarstan призларына ия булачак.

Конкурс нәтиҗәләре 1 августта @russia.travel.official TikTok-аккаунтында билгеле булачак.


Фикер өстәү