Татарстанда тагын 29 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 29 очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә, 28е элемтә юлы белән йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«20 кеше хастаханәгә салынды, тугыз кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр республика ведомствосында.

29 авыруның 14е — Казанда, бишесе — Чаллыда, өчесе Баулы районында яши. Лениногорск районында коронавирусның ике очрагы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Саба районнарында берәр очрак ачыкланган.

Covid-19 пандемиясе вакытында 21 327 татарстанлы теркәлгән. 18 264 кеше инде терелгән, шул исәптән 55е-узган тәүлектә.

Татарстанда 335 736 кеше вакцинация узган, шуларның 242 451е икенче прививка алган.


Фикер өстәү