Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 175нче гимназиядәге фаҗигадә зыян күргән тагын ике укучыны Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарганнар.
Хастаханәдә зыян күргән дүрт бала дәвалануын дәвам итә. Аларның хәле уртача авырлыкта, тотрыклы дип бәяләнә.