Сабан туен көтәсезме?

Муса Галләмов, көрәш буенча дөнья чемпионы:

– Сабан туен көтеп торам. Узган ел булмый калгач, күңелгә нидер җитмәде. Әмма шөгыльләнү һәм көрәшүне туктатмадым. Былтыр күп кенә ярышлар булды. Аларда катнашып, җиңү яуладым. Тик ятмадык, кыскасы. 2019 елда Казан Сабан туенда абсолют батыр калган идем. Быел да сынатмаска исәп. Кайсы районга кертәләр, шунда көрәшергә дип торам. Алдагы елларда Теләче, Әтнә, Балтач якларында көч сынадым. Үзебезнең Мари Илендә дә көрәшәм. Федераль Сабан туенда да катнашырга җыенам. Көрәшеп алган иң зур бүләгем машина булды. Һәммәбезгә дә исән-сау булырга язсын. Авырмыйк!

Фәнил Габдрахманов, Балтач районының Сосна авыл җирлеге башлыгы:

– Бездә халык икегә бүленгән. Берәүләр бәйрәм кайчан була инде дип торса, икенчеләр бармыйбыз дигән сүзен җиткерә. Бармаучыларны да аңлап була. Елы катлаулы булды аның. Коронавирус аркасында узган ел бәйрәм булмыйча да калды бит. Әле быел да авыручылар бар. Шуңа да бераз уйландыра. Әмма без бәйрәмне дә онытырга тиеш түгел. Гореф-гадәтләрне онлайн үткәреп кенә тапшырып булмый. Саклык чаралары күреп, аралашып яшәргә кирәк. Туган җирен сагынып кайтучылар да булачак. Вирус дип өйдә качып ятып булмый. Шуның белән яшәргә өйрәнергә кирәк.

Ләйсән Хәмәтдинова, блогер (Кукмара районы Аш-Буҗи авылы):

– Сабан туеннан башка булмый инде ул. Елга бер килә торган бәйрәмнән бүтән мәхрүм итмәсеннәр иде. Гади халык көтә аны. Җырчылар күптән концерт куя башлады бит инде. Кеше йөреп тора. Әле алар ябык бинада утыра. Сабан туе бит табигать кочагында, ачык һавада узачак. Куркып ятып булмый. Туганнар, дуслар, сыйныфташлар белән дә күрешмичә яшәп булмый. Без болай да бер-беребездән читләшә башладык. Теләмәгән кеше килмәсен. Әмма без, Алла боерса, көннәр матур торса, бәйрәмгә әзерләнәбез инде. Быел гаиләбез ишәйде. Ике улым янына кыз алып кайттык.  Сабан туена гаиләбез белән чыгарга исәп. Бездә ул 11 июнь көнне узачак. Аннары күрше Чишмәбаш авылында да үткәрәчәкләр. Кем белә, ошап китсә, әле аларга да барырбыз. Иң мөһиме – исән-сау булыйк.

 Илназ Бах, Татарстанның атказанган җырчысы:

– Без җәйге чорны түземсезлек белән көтеп торабыз. Аллага шөкер, хәлләр узган елгы төсле түгел инде. Әкренләп дөньялар ачылган кебек. Кешеләр бәйрәмнәр уздыра башлады. Май аенда туган көн үткәрүчеләр күп булды. Анда чакырдылар. Июньнең бер атнасында Сабан туе булса, аннары туйлар башлана. Бәйрәмгә килгәндә, кемдер ял итә, ә без эшлибез. Яшермим, Сабан туйлары безгә акча эшләү мөмкинлеге бирә. Хәер, инде без ниндидер бәйрәмгә килеп, кунак кына булып утыра да алмыйбыз. Чыгыш ясамасаң да, барыбер чакырып алып, үзләре сорап җырлаталар. Зарланып әйтү түгел,  җырлап яшәргә язсын.

Алсу Исрафилова, хуҗабикә (Чүпрәле районы):

– Кемдә – нәрсә, бездә бәби чәе булачак. Әкренләп шуңа әзерләнеп йөрү. Сабан туе көнне без улымның дүртенче сабыеның бәби чәен уздырабыз. Ике ул, бер кыз үстерәләр иде. 8 Март бәйрәменә тагын бер кызыбыз туды. Бездә бәби чәе уздыру гадәте саклана әле. Туганнар кайта, авылдашларны чакырабыз. Коръән укытып, балага гомер теләп матур итеп утырабыз. Йортка да дога керә. Бер-беребездән бүләкләр, күчтәнәчләрне дә кызганмыйбыз.  Узган ел исә бездә бәйрәм кайгысы булмады. Кинәт кенә әнием авырып китте. Казан хастаханәләрендә ятып чыкты. Ярты елдан артык аны тәрбияләдем. Инде савыкты дигәндә, вафат булды. Елап утырып та булмый хәзер. Тормыш дәвам итә. Әнине югалттык, Зөләйха кызыбыз туды. Башка хәсрәтләр килмәсен дип телим мин. Бәйрәм уза да китә ул.

Илнар Фәйзрахманов, тракторчы (Мамадыш районы):

–  Бер елны Сабан туенда колгага менеп егылып төштем. Ничек исән калганыма әле дә ышанып бетә алмыйм. Ул чакта ике кечкенә балам бар. Әнием, хатыным, туганнарым борчылды. Хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Хәзер инде колгага менгән юк. Бәйрәмгә килгәндә, быел эштә булам. Башка районда эшлибез. Ял алып булса, гаиләм янына кайтып килергә исәбем бар. Кайта алсам, Сабан туена барачакмын. Дусларны, читтән кайткан авылдашларны күреп кайту ни тора!

 


Фикер өстәү