Казанда тәүге тапкыр “Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә” мәдәни фестивале узачак

Иртәгә Татарстан студентлары “Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә” мәдәни фестиваленә җыелачак. Тәүге тапкыр уздырылучы фестивальнең үзенчәлекләре, катнашучылары һәм киләчәге турында матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Әлеге чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.

– Фестивальләр күп, дибез. Ләкин аларның һәркайсына төрле кеше йөри бит. Югары белем бирү оешмаларында укучы 150 меңгә якын студент өчен оештырылучы әлеге фестивальне дә бик урынлы дип саныйм. Төп максатыбыз һәм үзенчәлегебез – күп төрле мәдәниятебезне күрсәтү. Бездә яшәүче 100дән артык милләтнең һәркайсы үзенең дә, күршесенең дә тарихын, гореф-гадәтләрен һәм бүгенге көнкүрешен белергә тиеш. Киләчәктә бу фестиваль колачларын киңрәк географиягә дә җәер дип ышанабыз, – дип сөйләде Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов.

Фестивальдә сигез уку йортыннан 100гә якын катнашучы чыгыш ясар дип көтелә. Катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк.


Фикер өстәү