Фәрит Мөхәммәтшин халыкара экология конгрессында катнаша

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта “Планета экологиясе – тотрыклы үсеш” Нева халыкара экологик конгрессы эшендә катнаша. Конгресс БДБ дәүләтләренең Парламентара ассамблеясе катнашында, Федерация Советы ярдәмендә, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан уздырыла.

Форум эшенең беренче көнендә экология проблемаларына багышланган 10 “Түгәрәк өстәл” утырышы узган. Анда катнашучылар табигать байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану, экологик иминлек, экологик инициативаларга законнар нигезендә ярдәм итү проблемалары буенча фикер алышкан.
Фәрит Мөхәммәтшин “Ябык цикл икътисады” дигән темага үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” утырышына йомгак ясап, анда карап тикшерелгән мәсьәләләрнең ресурсларны яңарту юлларын эзләү һәм калдыксыз технологияләр булдыру зарурилыгы белән бәйле булуын басым ясап әйтте.

Парламент башлыгы искә төшереп үткәнчә, Татарстан, илнең башка төбәкләре кебек үк, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчкән. Кирәкле норматив-хокукый актлар расланган, төбәк операторлары сайланган. Дәүләт Советында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге законнарны һәм аларны тәҗрибәдә куллануны мониторинглау буенча эш төркеме булдырылган.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, “чүп реформасы” башланганнан бирле узган ике елда калдыклар хәрәкәтен (җыю, аеру, эшкәртү, күмү) төгәл аңлау барлыкка килгән. Җәмгыятьтә экология культурасын булдыруда билгеле бер уңышларга ирешелгән. Шул ук вакытта “Түгәрәк өстәл”дә канашучылар тармакта монополиягә каршы контрольлек, тарифларны җайга салуны үстерү һәм тармакны цифрлаштыруга этәргеч бирү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлткән.

Иртәгә конгрессның пленар утырышы уздырыла. Утырыш кысаларында Россия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм башка рәсми кешеләрнең чыгышлары планлаштырыла.
Конгрессның максатларыннан берсе – Россиягә генә түгел, башка илләргә дә җәелдереләчәк экологик сәясәт эшләү.


Фикер өстәү