Казандагы янгыннан 4 кешене коткарганнар

Казанның Ибраһимов урамында төнлә янгын чыккан. Бу хаккта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә фатирдагы җиһазларга ут капкан була. 13 кеше мөстәкыйль рәвештә урамга чыккананр. Подъездда бик көчле төтен тарала. Янгын сүндерүчеләр йортның 9нчы катыннан ике олы кешене һәм ике баланы чыгарганнар.

23:40та янгын тулысынча сүндерелә. Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү