Марат Кәбиров 175 мәктәп фаҗигасы турында: «Шул дәрәҗәдәге матурлыкны үтерү өчен кем булырга кирәк?!»

Чыбыркы уйнатып йөрим әле. И, рәхәт икән ул… Берәр чәчәккә төзисең дә… Сибелеп оча теге… Ә син оста… Чыбыркының очы тия ул чәчәккә… Ә иң мөһим урыны — сабы минем кулда… Әллә ниләр уйлап бетерәсең… Бәлки… Матурлыкка соклана белү җитмидер… Чыбыркы очында чәчәкләрнең сибелеп очуы, бәлки, фаҗигадер… Кечкенә, күзгә ташланмаган өлеше…

Безнең җәмгыять кануннары кешеләр өчен дип эшләнгән. Кешелеклелеген югалтмаган, адәм сафында калырга теләгән кешеләр өчен. Шуның белән без үзебезнең гуманитар җәмгыятьтә яшәвебезне раслыйбыз, ялгыш юлга басучыларга төзәлү мөмкинлеге бирәбез сыман тоела.

Тик һәрвакыт алай килеп чыкмый. Менә теге гимназиягә кереп, бер гаепсез кешеләрне атып чыккан егеткә карата да әллә нинди фикерләр булды.

— Балалары корбан булган ата-аналар хөкеменә тапшырырга иде…

— Мәйданга чыгарып асарга иде, башкаларга сабак булсын өчен.

— Сөягенең бер тере урынын да калдырмаска…

Мондый фикерләр безнең гуманитар җәмгыятькә каршы килә инде. Аларны мин дә өнәмим. Мин хаталанучыларга тагын берәр мөмкинлек бирү ягында… Ләкин… Мондый кануннар бары тик кешеләр белән эш иткәндә генә максатка ярашлы. Кешелеклелеген җуймаган кешеләр, аларны үз кочагына алырга әзер булган җәмгыять барда гына. Бездә алай түгел бугай…

Безнең һәркайсыбыз үз тормышы белән генә мәшгуль булырга тырыша. Урам чатында кемдер үлеп ята икән, аны күрмәмешкә салыша. Үлеп яту да мотлак түгел инде, кичә генә кочаклашып җырлашкан кешеләрнең берәрсе авыр хәлгә кала икән, аны кочаклаучылар сирәгәя яки бөтенләй юкка чыга. Без үзебездән кимрәк күренгәннәрне читкә тибәбез. Алар безгә тиң түгел, алар белән аралашу безгә бер нәрсә дә бирми, дип уйлыйбыз.

Табигатебез алай түгелдер инде. Бүгенге тәрбиябез шундый. Һәрбер кеше үз заманы баласы бит инде. Заман шаукымыннан еракка китеп булмый. Моның сәбәпләре дә, шартлары да аңлап бетергесез. Әллә нинди фәннәр белән идарә ителә бит инде ул кеше дигән кавем. Шуңа аны гаепләп тә булмый. Бер файдасы да тимәгәнен белгән килеш битлек киеп йөргән кешеләрдән ни көтәсең?

Ә теге гимназиядәге фаҗига, әле дә булса, күңелне тырнап тора. Тырнап тора, чөнки бер гаепсез кешеләрнең үлеме беркемне дә битараф калдыра алмый, битараф калдырырга тиеш түгел. Мин дә бик борчылам, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә. Укытучы кызның фотоларын социаль челтәрләргә куйдылар, ул күз алдымнан китми интектерә. Чибәр кыз инде шундый. Матурлыкның үзе. Шул дәрәҗәдәге матурлыкны үтерү өчен кем булырга кирәк?! Мондый матурлыкка кешенең кулы күтәрелергә тиеш түгел иде бит… Матурлыкка… Әгәр кешелек матурлыкка кизәнә икән, аның киләчәге юк. Ә монда кизәнү генә түгел, үтерү…

Икенче яктан карасак, без бит үзебезне һәлак итү ысулына күнегеп тә барабыз. Үзебезнең дә, яшьләребезнең дә максаты — күп акча эшләү, баш әйләндергеч матур тормышта яшәү. Бездә миллионерлык серен ача торган китаплар миллионлап чыга. Интернет шуңа хезмәт итә. Мин иртән торсам, бөтен дөнья миллионер булуымны тели. Шуңа ирешү ысулларын тәкъдим итә. Беләм инде мин, ул ысуллар буенча күпме генә тырышсам да, артык мантый алмаячагымны. Тик эш анда түгел. Минем миллионер була алуым тормышымның иң зур үре сыман тоела башлый. Иң хәтәре шушы.

Бүгенге дөньяның иң ачы кабахәтлеге — матди байлык культы. Акча культы. Акчабыз күбәю белән безнең бөтен проблемаларыбыз да үзеннән- үзе хәл ителер дип уйлыйбыз. Алай килеп чыкмый ул. Сәламәтлекне, мәсәлән, акчага сатып алып булмый. Дуслыкны да, гаиләдәге җылылыкны да. Дөньяда акчага сатылмый торган нәрсәләр күп. Һәм аларның күбесе — бәхет. Ә чын бәхетне сатып та, сатып алып та булмый.

Әйткәнем аңлашыла башладымы инде? Бездә кешенең игътибарын чын бәхеттән читкә каерып, ясалма бәхеткә юнәлтү күренеше бара. Шуңа күрә, матурлык безнең өчен бер кыйммәтсез кебек тоела. Без соклана белми торган кешеләр җәмгыяте төзибез. Соклансак та, акчага гына соклана торган… Мондый җәмгыять иртәме-соңмы һәлакәткә дучар булачак.

Достоевский әйткән инде ул. Матурлык дөньяны коткарачак, дигән… Дөрес әйткән. Кешеләр күңелендә булган матурлык, чынлап та, дөньяны коткара алачак. Ул бер-береңә матур итеп, кешечә итеп карарга мөмкинлек бирә. Ягымлы итеп. Үзеңнеке… Хәтта үзеңнең бер өлешең итеп… Ә, бәлки, без чынлап та, үзебезне гел һәм һәр очракта да кешелекнең бер өлеше дип карарга тиешбездер… Бәлки безнең кемнедер үтерүебез – үзебезне үзебез үтерүдер. Кемнедер терелтүебез – үзебезгә яшәү бирүдер…

Әйе инде, мондый фаҗигаләрнең булуын беркем дә теләми… Кебек… Ә кемдер тели бит… Һәм кемдер эшли дә… Ә бәлки алар да чыбыркы очы гынадыр… Берни дә әйтеп булмый. Чыбыркының кайсы очы, кайсы сабы икәнен дә белерлек чор түгел бит…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү