Шәхси мәгълүматларны кирәкмәгәнгә җыйган өчен штраф кертергә ниятлиләр

Россия Хөкүмәте кулланучыларның персональ мәгълүматларын кирәкмәгәнгә җыйган өчен административ штрафлар кертүне күздә тота, дип яза РИА Новости.

Премьер-министр Михаил Мишустин белдергәнчә, Россиянең Административ хокук бозулар турында кодексына бу җәһәттән тиешле төзәтмәләр кертеләчәк. Хөкүмәт башлыгы кулланучыларның еш кына тегене яки моны сатып алганда, законда зарурилык күздә тотылмаган очракта да, кирәкмәгән персональ мәгълүматлар күрсәтергә мәҗбүр ителүен әйткән. Күп кенә массакүләм чараларга билет сатып алганда шәхси мәгълүматлар тапшыру таләп ителми, ә сатучы үзенең клиентын аларны күрсәтергә мәҗбүрили, дигән ул.


Фикер өстәү