Политолог: «Безгә кандитатларның төрлелеге кирәк»

Марат Бәширов, политолог, «Национальная лига специалистов по связям бизнеса и государства» коммерцияле булмаган партнерлык президенты, «Бердәм Россия» праймеризын уздыруны бәяләде.

30 майда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар билгеләнә торган беренчел тавыш бирү уза. Праймериз җиңүчеләре көзге сайлауларда катнашачак. Татарстан Республикасында 96 кандидат алдан тавыш бирүдә көрәшә. Алар арасында өчтән бере — 35 яшьтән яшьрәк кешеләр, ә яртысы «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары булып теркәлмәгән катнашучылар. Кандидатларның 50%ка якыны — волонтерлар яки иҗтимагый оешмалар һәм социаль өлкә вәкилләре.

— Белгәнебезчә, «Бердәм Россия» праймеризы партия әгъзасы булган кешеләр өчен генә түгел, ә барлык катнашучылар өчен дә ачык булачак, дигән карар кабул ителде. Катнашучылар составы төрле. Сәяси карьера белән шөгыльләнә башларга гына җыенган кешеләр бар, һәм алар өчен бу, бәлки, җиңү белән тәмамланмаячак, әмма бәяләп бетергесез тәҗрибә бирәчәк, — дип ассызыклады Марат Бәширов.

Чөнки әгәр без гражданнарны сәяси процессларга киң җәлеп итү турында сөйлибез икән, безгә кандидатларның төрлелеге кирәк.

Әмма миңа бигрәк тә коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренең катнашуы мөһим. Бу аз санлы оешмалар, кагыйдә буларак, әмма алар бик популяр социаль идеяләр, проектлар авторлары булып тора. Һәм менә бу караштан праймериз «Бердәм Россия» партиясе тирәсендә яңа тышлык булдыра.


Фикер өстәү