Республикада 350 меңнән артык сайлаучы алдан тавыш бирүдә катнашты

Тавыш бирү участоклары ябылырга ике сәгать кала «Бердәм Россия» партиясе оештырган алдан тавыш бирү этабында 350 меңнән артык татарстанлы үз тавышын биргән.

«Сәгать 18.00гә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 356 572 сайлаучы тавыш биргән. 100 199 кеше онлайн, 256 373 кеше участокка килеп тавыш биргән», — дип сөйләде Татарстанда алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов.

Республикада праймериз 24 майда онлайн-форматта башланды. Бүген алдан тавыш бирүдә pg.er.ru сайты аша да, офлайн да катнашырга мөмкин — 557 хисап участогы сәгать 20.00гә кадәр эшли. Тавыш бирүдә катнашырга 96 кандидат теркәлгән, шул исәптән волонтерлар, студентлар, дәүләт хезмәткәрләре, укытучылар һәм эшмәкәрләр дә бар.

Камалтынов әйтүенчә, тавыш бирү хокук бозуларсыз уза. Тавышларны санау Россия төбәкләрендәге барлык хисап участоклары ябылганнан соң башлана.

Дәүләт Думасына көзге сайлауларда, шулай ук төбәк һәм муниципаль масштабтагы кампанияләрдә партияне тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеге 19 июньдә «Бердәм Россия» съездында расланачак.


Фикер өстәү