Йолдызнамә/31 май – 6 июнь

Кучкар (21.03 – 20.04) Һәр нәрсәдә эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Шактый ук катлаулы бу чорда үзегезне кыен хәлләрдән, һичшиксез, йолып калачак ул. Гашыйклар өчен искиткеч әйбәт вакыт. Үзләрен тәмам әсир итәрдәй сюрпризлар, күңелле яңалыклар көтә аларны.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Көтелмәгән җирдән акча килеп керәчәк. Тик акча бар, дип, акаеп, кибеткә чапмагыз, җавапсыз кешеләргә бурычка биреп тормагыз – нык кына үкенүегез ихтимал. Эштә кәгазь боткасына чуму куркынычы зур. Колагыгызны торгызыбрак йөрегез: юкса кызыклы яңалыкларны ишетми калырга мөмкинсез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләргә яңа сулыш өрелер. Сөеклегез бөтенләй яңа яктан ачылып, үзегезне бик нык сөендерер. Үтәли җилдән сак булырга кирәк: җиңелчә генә авырып китү куркынычы юк түгел. Атна ахырында көтмәгәндә генә кунакка дәшүләре бар.

Кысла (22.06 – 22.07) Вак-төяк дип кенә каралган әйберләр бер дә алай гына булмаска охшап тора. Шуңа күрә уйлабрак эш итәргә кирәктер. Дусларыгыз белән бераз гына сүзгә кереп алуыгыз бар, әмма хаклык – сезнең якта. Атна ахырында диетага утыру мәсьәләсе калкып чыгарга мөмкин.

Арыслан (23.07 – 23.08) Шуны онытмагыз: бу дөньяда барысы да сездән генә тормый! Артыгын көчәнмичә, барлык бурычларны «бишле»гә үтәргә омтылмыйча гына эшләгез. Барыбер әллә ни майтармаячаксыз, ә менә көчегезне бик күп исраф итәчәксез. Итагатьлелек, ягымлылык белән алдырыгыз. Кайвакыт нәкъ менә шушы сыйфатлар эшлекле бурычларны хәл итәргә булышыр, дип өйрәтә йолдызлар.

Кыз (24.08 – 22.09) Күңелегезгә ятышлы эшләрне генә сайлагыз. Мәҗбүриләрен июньнең икенче яртысына калдырыгыз. Эшегездә басымчаклык итә башламагайлары. Усалланудан курыкмыйча, үзегез белән ничек сөйләшергә мөмкин, ә ничек юк икәнен күрсәтегез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эштә җитәкчегез бәйләнеп аптыратыр, әмма тырышлыкны күреп, фикерен үзгәртер. Балаларга кырысрак, таләпчәнрәк мөнәсәбәттә булырга кирәк, юкса муеныгызга менеп атланырга мөмкиннәр. Әмма аларга тавыш күтәрергә кирәкми. Ипләп кенә аңлатсагыз да җитә.

Чаян (24.10 – 22.11) Эштә югарырак вазыйфа көтә. Ял көннәренә таба озын сәфәрләрдән, мөһим документларга кул куюдан баш тарту хәерлерәк: кирәкмәсрәк нәтиҗәсе матди хәлегездә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Юк-бар чыгымнардан качыгыз, акчаны бик белеп кенә тотыгыз. Юкса көннәрдән бер көнне бик тә уңайсыз хәлдә калырга мөмкинсез.

Укчы (23.11 – 21.12) Дәрәҗәле кешеләр белән шәп кенә элемтәләр урнаштыру, көнкүреш проблемаларын хәл итеп кую өчен уңайлы чор. Сөйкемле сөягегез кешеләрне үзегезгә гүя магнит кебек тартып торыр. Ә бу эшләрегезгә бик нык ярдәм итәр. Акчага гына кысанлык сизелер. Әмма озакка түгел.

  Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күптәннән көткән мөмкинлекне кулдан ычкындыра күрмәгез: үкенеп бетә алмаячаксыз… Белеп торыгыз: эштә бер мәсьәләдә йомшаклык күрсәтеп, абруегызга зыян салырга мөмкинсез. Ял көннәрендә гаиләгездә күңелегезне күтәрердәй, киләчәккә якты өметләр уятырдай хәлләр килеп чыгачак.

   Сукояр (21.01 – 19.02) Сак булыгыз: намуссыз кешегә тап булырга мөмкинсез. Шуңа күрә эшлекле, шулай ук романтик мөнәсәбәтләрне (монысы – ялгызлар колагына) башлап җибәргәнче, җиде кат үлчәп, бер кат кисегез. Атна ахырында акча мәсьәләсенә кагылышлы бик әйбәт яңалык ишетерсез.

          Балык (20.02 – 20.03) Эштә йолдыз кебек ялтырарсыз! Бу, әлбәттә, иң беренче чиратта хезмәт хакында бик әйбәт чагылыш табачак. Өйдә дә барысы да әйбәт. Ләкин телефон аша тегене яки моны тәкъдим итүчеләрдән генә сак булыгыз: төп башына утыртулары бар.

 

 


Фикер өстәү