4 кешедән торган гаиләне үтереп чыгып киткәннәр

Мәскәүдә күпкатлы йортта 4 кеше мәете табылган. Бу хакта Риа Новости хәбәр итте.

40 яшьлек хатын, 17 һәм 11 яшьлек балаларның кискәләнгән, 42 яшьлек ирнең күренеп торган җәрәхәтләре булмаган мәете табылган. Ир кешенең мәете янында уксус кислотасыннан бушаган шешә булган.

Тикшерү барышында пычак һәм тикшерү өчен әһәмиятле булган әйберләр тикшерү өчен алынган. Суд-медицина, молекуляр-генетик һәм үлгәннән соң психологик-психиатрик экспертиза ясалачак. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү