Салават «ВТ» дустын шаккатыруын дәвам итә

Кичә, балаларны яклау көнендә, җырчы Салават Фәтхетдинов Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында концерт куйды. Концертына «ВТ» газетасы теләген тормышка ашырган Анэль Имамиевны да чакырды. Хәтерләсәгез, беренче очрашу вакытында малайга Салават бүләк иткән спорт киеменең бераз кечерәк икәнен язган идек. Концертта Салават абый Анэльгә яңа спорт киеме генә бирмәде,бәйрәм уңаеннан сабыйны күчтәнәчләргә күмде. Залда утыручы әнисе Ландышка да чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.

— Авыру бала үстергән әниләргә һәйкәл куярлык, — диде ул. Анэльне зурлап сәхнәгә чакырып,тамашачыга аның хыялларын җиткерде. — Без хәзер Анэль дус белән гел элемтәдә. Язышабыз. Ул тормыш җилләренә каршы бара. Авырлыкларны җиңә белә. Гел шундый бул, энем,- диде җырчы.

Салават абыйга «ВТ» исеменнән дә чиксез рәхмәт!

Гөлгенә Шиһапова


Салават «ВТ» дустын шаккатыруын дәвам итә” язмасына фикерләр

Фикер өстәү