Татарстанда 200дән артык кешенең коралын дөрес сакланмау сәбәпле алганнар

Татарстанда 200 дән артык кешедән корал алганнар. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

— Тикшерү узганнан соң 200дән артык кешегә корал саклау буенча сораулар туды, алардан корал алынды, — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Тина Канделакига биргән интервьюсында «Татарстанда 200 шикле кеше ачыкланды, аларның корал саклау буенча проблемалары бар» дигән иде.

Кичә Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Казандагы һәм Керчидагы фаҗигале вакыйгалардан соң корал әйләнешен катгыйландыручы төзәтмәләрне хуплады. Шулай итеп, хәзер коралны 21 яшьтән генә сатып алу хокук бар.


Фикер өстәү