Владимир Путин коронавирустан прививка ясарга өндәде

Россия Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеген искәртте һәм халыкны коронавирустан прививка ясатырга өндәде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Вакцинация — бик мөһим әйбер, без сезнең белән бу хакта күп тапкыр сөйләштек. Мин, булдыра алганча, бу процесска ярдәм итәргә, сезгә вакцинация буенча тиешле нәтиҗәләргә, максатларга һәм күләмгә ирешүдә ярдәм итәргә тырышам», — диде дәүләт башлыгы хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә барышында вице-премьер Татьяна Голиковага мөрәҗәгать итеп.

«Белгәнегезчә, мин үзем дә вакцинация ясаттым һәм барлык гражданнарны да моны эшләргә чакырам», — дип өстәде Путин.

Путин коронавирустан прививканы яз көне ясатты. Прививкадан соң анда яхшы иммунитет барлыкка килүен табиблар әйткән.


Фикер өстәү