Михаил Мурашко: “Корнавирусның бернинди дә өченче дулкыны юк”

Сәламәтлек саклау министры Россиядә чирләүчеләр саны кимү турында белдергән

Михаил Мурашко фикеренчә, илдә коронавирусның өченче дулкыны юк. Россия сәламәтлек саклау министры бу хакта Петербург халыкара икътисади форумы тәнәфесендә журналистлар белән аралашканда белдергән.

Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, илдә коронавирус йоктыручылар саны кими.
– Тынычланыгыз, бернинди дә өченче дулкын юк. Ничек кенә дисәк тә, ил күләмендә чир сүлпәнәя. Гәрчә хәзер төрле төбәкләр пандемиядән төрлечә чыгып килсә дә, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин янә илдә яшәүчеләрне коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга чакырды. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы үзенең инде вакцинация узуын искә төшерде.


Фикер өстәү