Мисырда юл һәлакәтендә Россия туристлары зыян күргән, үлүче дә бар

Мисырда Россия туристлары утырган микроавтобус зур тизлектә килүче машина белән бәрелешкән. Бер хатын-кыз үлгән, җиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Фаҗига Каһирә белән Хургада арасында булган. Каһирәдәге Россия вәкиллеге Россия гражданының үлеме турындагы хәбәрне раслады. Димломатлар әйтүенчә, җиде кеше җиңел һәм уртача дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Биш кеше хастаханәгә озатылган, икесе анда барудан баш тарткан.

Микроавтобуста Россиядән ун турист булган, аларның өчесе — балалар. Һәлак булган хатын Мисырга ял итәргә ире һәм баласы белән килгән булган.


Фикер өстәү