Киләсе елда Яңа ел каникулының һәм май бәйрәмнәренең ничә көн булачагы билгеле

2022 елда Россиядә яшәүчеләрне 10 көнлек Яңа ел каникулы көтә. 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр булачак ул. Киләсе елның соңгы көнендә дә ял итәчәкбез, чөнки шимбәгә туры килә.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Петербург халыкара икътисади форумы тәнәфесендә ТАСС хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Министр әйтүенчә, май бәйрәмнәрендә дә озын яллар булачак. “Май бәйрәмнәренә килгәндә, айның беренче көннәрендә дә, 9 майда да дүртешәр көн ял итәчәкбез. Кешеләргә эш көннәреннән бераз онытылып тору мөмкинлеге бирәчәк бу”, – дигән ул.


Фикер өстәү