Спас районындагы фаҗига турында: «Кунакка килгән кодагыйлары янып үлде»

Бүген төнлә Спас районының Ямбакты авылында яшәүче Сабировлар йортында янгын чыккан. Бу вакытта гаилә йоклаган була. Төнге икеләрдә төтен исенә уянып китәләр.

Әлфия һәм Мөдәрис Сабировлар улы, килене, оныгы белән яши. Авылда аларны бик тырыш, уңган гаилә дип мактыйлар. Кичә аларга күрше Тукай авылыннан кодагыйлары Сәрия Гыйниятуллина да килгән. Ул аларга бакча эшләрендә ярдәм иткән була. Кызганыч, янгын чыккач аны коткара алмыйлар. Ул янып үлә.

– Безгә хәбәр иткәндә сәгать төнге өченче ярты иде. Өйләре дөрләп янган вакытта килдек. Башта ут котельный ягыннан чыккан, диләр. Гаилә шуны сүндерергә тырышкан. Алар андагы ишектән чыгып киткәннәр. Сәрия апа зал бүлмәсендә йоклаган. Сабировлар аны да чыккан дип уйлаган, – ди Ямбакты авылы җирлеге башлыгы Илшат Галәветдинов. – Моргтан кайтып барышым. Барлык язуларны алдым. Тукай авылында мине көтеп торалар. Сәрия апаны озакламый җирләячәкбез. Урыны оҗмахта булсын. Бик яхшы кеше иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү