Татарстанда 32 кеше ковидның Британия штаммын йоктырган

Аларның берсе дә республикадан читкә чыгып йөрмәгән

Татарстанда коронавирусның яңа штаммын йоктыруның 32 очрагы ачыкланган инде. Бу хакта “Роспотребнадзор” төбәк идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдергән. Ул шулай ук чирләүчеләрнең республикадан читкә чыкмаганлыкларын әйткән.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 21,6 меңнән артыграк кеше коронавирус кичергән.

Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин ил халкын янә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узарга өндәде. Дәүләт башлыгы үзенең дә прививка ясатканлыгын әйтте.


Фикер өстәү