Рамил Шәрәпов: Өйдән аерылу миңа бик авыр иде

Елның иң рәхәт, иң ямьле  фасылына аяк бастык. Мәктәптә укыгандагы төсле «Җәйге каникулың ничек узды?» дигән темага инша язарга кушсалар, нәрсәләрне искә алырлар икән алар? Иң «кызу» җәйләрен кайларда үткәргәннәр? Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан әнә шул хакта сораштык.

Рамил Шәрәпов, юмор остасы:

– Авыл баласы булгач, җәем гел авылда уза иде. Көтеп ала идем мин җәйге каникулны. Безнең өй янында гына күл бар, мин көн саен иртәнге дүрттә шул күл буена балык тотарга чыга идем. Кармак – агач ботагыннан, калкавычы каз каурыеннан ясалган иде. Сатып алырга мөмкинлеге булмаган инде аның, шуларны ясыйм дип, күл буенда йөрүче казлар өстенә сикергәләгән дә булды. Бер заман әни белән әти көн дә иртә торганымны сизде бит. Йокысы кала бит моның дип, будильникны сүндерә башладылар.

Көтүгә чыгып, табигатьтә йомырка, кыяр ашаулар, ике як әби-бабайга да барып, сыйланып кайтулар… Бәхет өчен күп кирәкмәгән инде безгә!

Мәктәп лагерена йөргән чаклар да истә. Бер елны егылып, тезне ерттым. Матур хатирә булып, эзе әле дә урынында. Ял итәм дип, авылдан китми идем. Бер шифаханәгә җибәргәннәр иде, ике көннән елап кайтып җиттем. Өйдән аерылу миңа бик авыр иде.

Җәй дигәч, тагын бер вакыйга искә төште әле: ул вакытта «сәпид»ле балалар аз иде, ә миңа Казаннан «Лама» атлысын алып кайтып бирделәр. Эй, сөендем шуңа! Җәй буена шуннан төшмәдем.


Рамил Шәрәпов: Өйдән аерылу миңа бик авыр иде” язмасына фикерләр

  1. Рамил энем, сез доньяга килеп, сез ускэн елларда инде балалар сэпидне онытканнардыр. Ул дэвердэ урта хэллелэр матай жилдерэлэр, баераклары машинада кызлар янына чаба иде инде, безнен якларда….

Фикер өстәү