КИТӘ КАЗЛАР ДОНБАССКА (Ренат Харис поэмасы)

Төгәл ярты гасыр элек, 1972 елның 23-29 май көннәрендә Украинаның Ворошиловград өлкәсендә (хәзер Луганск халык республикасы) Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре узды. Анда күренекле язучылар, опера һәм балет театры, филармония артистлары, журналистлар катнашты.

Татарстан делегациясен Ворошиловград (хәзер Луганск) аэропортында каршылау. Анда Ренат Харисны, Назнинә Сабитовскаяны, Венера Шәрипованы, Вафирә Гыйззәтуллинаны (чүгәләгән), Габдрахман Минскийны, Зәки Нурины, Шамил Рәкыйповны, Айрат Арслановны, Эмиль Җәләлетдиновны, Наҗия Теркулованы танып була. Кайбер артистлар һәм язучылар фотога керми калганнар.

      

1.

Радиодан җыр яңгырый:

«…Китә казлар Донбасска,

мин дә уйлап торам әле

шул казлардан калмаска…»

Телевизор, радиода

кич, иртә, төнлә, көндез          

Җанның тынычлыгын ала

«Донбасс» дигән кырыс сүз

йә шартлау булып яңгырап,

йә өмет булып балкып,

йә Рейхстагка эленгән

ал әләм кебек калкып…

Күз алдыма килеп баса

ташкүмер эскертләре,

конус-конус терриконнар –

мәһабәт, искитмәле!..

Бүген Донбасс якларында                                                    

планетар эшләр бара:

Яшәеш тәртибенә Җир

яңа, гадел юл яра                                            

          Ватаным куәте белән,

          аның йөрәге белән,  

Алып батырдай сугышып,

фашист өрәге белән…              

2.

           Искә төшә Нәби Дәүли

«Донбасс» сүзен ишетсәм,

Күрәсең, «Донбасс» сүзендә

шагыйрьнең рухы исән!..

           «Китә казлар, китә казлар,

китә казлар Донбасска!

Мин дә уйлап торам әле

шул казлардан калмаска»,

диеп җырлап җибәрәбез,

бик моңлы көйгә салып,

нинди җыр чыгарган диеп,

сокланып, даһи халык!..

«Ә халык ул… ни дип әйтим –

даһи түгел пычак та...

Ул җырны бит мин чыгардым,

чыгардым даһи чакта

алтынчымы, җиденчеме

сыйныфта укыганда,

йөрәктәге шагыйрьлекне

          мәхәббәт тукыганда»,

дигән иде Нәби ага    

утырганда чәй-мәйләп,

язмышы юллары очын

данлы Донбасска бәйләп...

Ул чыгарганмы, башкамы?..

Ә нигә ышанмаска?!.

Китә казлар… Казлар гына

китсә икән Донбасска

3.

Царицында  (аның әле

Сталинград түгел чагы)

детдом малае Нәбидә

кабына җыр чырагы.

Нәбиуллага да Дәүли

булырга әле ерак

ул әлегә шук такмаклар

гына чыгарып тора

Белми әле эчәчәген

сугыш бәла-казасын,

белми әле «Җимерелгән

бастион»ны язасын…

Илнең әле күмер ягып,

җан җылыткан еллары,

Донбасска таба юнәлгән

аның барлык юллары.

«Акчаны көрәп алалар,

имеш, шахтага төшеп…»

диеп уйлап, шул якларга

ашыккан бик күп кеше...

Укытучы Разыяның

егетен дә беркөнне

шул якларга алып киткән

киек казлар төркеме…

Галиулласын Разыя

бик сагынган, елаган,

Нәбиулладан бер шигырь

чыгаруын сораган.

Әллә киек казлар киткән,

әллә кайткан чак булган.

Ул язып биргән дүрт юлда

шул вакытлар чагылган…

Ә Разыяның тавышы

моңлы һәм җылы икән,

ул Нәби язган сүзләрне

җырлый да елый икән:

           «Китә казлар, китә казлар,

китә казлар Донбасска!

Мин дә уйлап торам әле

шул казлардан калмаска»

Разыя да китеп барган

сагынуын тыялмый…

Китеп барган, ымсындырып,

Нәбиулла хыялын

4.

Нәбиулла хыялы да

тиздән канат кагына

җәй җиткәч, ул да кузгала

киткән казлар ягына.

Донецк заводында егет

тимерчелектә эшли

Тирә-юньнән сораштырып,

Разыяларны эзли

Һәм таба Кадиевкада,

Луганск өлкәсендә!

Андагы шахталар даны

татарлар җилкәсендә

Галиулла, күмер чабып,

уңышларга ирешкән,

ә Разыя бала көтә,

әлегә йөрми эшкә…  

Донбасс Нәби Дәүли өчен

сагынычлы җир икән…

Юк-юк, алай гына түгел,

языласы җыр икән!..

5.

җитмеш икенче ел мае

Ворошиловградка

бәйрәмгә килдек, халыклар

дуслыгын аклап-хаклап.

Безнең «сәлам»ны кочаклый

аларның «привет»ы.

Һәрберебезнең кулында

кунакчыллык букеты.

Язучылар һәм артистлар

алардан да, бездән дә…

Биибез ат дулагандай,

йаки казлар йөзгәндәй.

Арада Нәби Дәүли дә

бии селкеп чал ялын,

авызы колак артында,

күзләрендә чаялык…

Алтмышын узган шагыйрем

сабый кебек шатлана.

Сак басыгыз, ди, Донбасска –

ишелмәсен  шахталар!

Ул уена да кертмәгән

фәлән елдан соң монда

биисен миналар һәм

свастикалы бомбаның,

неонацист үз иленнән

үзе үч алачагын…

Ә бүген Нәби агада

уянган егет чагы…

6.

Донбасс минем күңелгә дә

ят түгел, якты ызан

әтием, связист булып,

моннан сугышып узган.    

Лисичанск, Кадиевка

ул сөйләгәннәр аша

хәтеремнең һәрчак ачык

ишегенә тоташкан…

Шахталарда без татарча

шигырь сөйләп йөрибез.

Шахтёрларның алкышында

балавыздай эрибез,

әйтерсең алар учына

ташкүмер кузы күчкән!

Ана телен саклаганнар,

дип куанабыз эчтән.

Ә казыны махан диләр

шул бераз сәерсетә

Горилкаларын татыгач,

сәерсенүләр бетә…

Шигырьгә медальләр чыңы

кушылган бер кичәдә    

Нәби Дәүли сорау бирде

алдан сөйләшмичә дә:

Галиулла һәм Разыя

дигән гаиләне сез

белмисезме? Менә шуны

ачыкларга телибез…

Бер карт шахтёр торып басты:

Аларны кем белмәгән:

икесен дә алып китте

фашист мәлгунь элмәге

еврей инженерын алар

яшереп саклаганнар,

һәм коммунист шахтёрларны

дошманга сатмаганнар.

Галиулла шахталарны

эшләмәскә котырткан,

ә Разыя бер фашистның

яңагына утырткан,

битләрен тырнап бетергән –

үзенчә алган үчен,  

пешкән җиләктәй кызына,

нәләт, кул сузган өчен

Кич, Кадиевкадан кайткач,

елады Нәби ага,

кабак зурлык йодрык белән

өстәлгә кага-кага,

борын канатларын җәеп,

сулкылдатып сулышын,

итләч иреннәрен кысып,

каргый-каргый сугышны…

Һәм ачты гомерлек серен

беркатлы бала сыман

гашыйк булып йөргән икән

Разыя апасына!..

Галиулладан көнләшеп,

җаны әйләнгән көлгә,

«Ник дуэльләр юк икән?!» дип,

уфтанган чын күңелдән...

Мин шул чактагы Дәүлидән

егерме яшькә картрак…

Аны искә алган саен

күз кабакларым тарта,

әллә Донбасс хәбәрләре

тетрәндерә нервымны...

Әлбәттә, тик хәерлегә

генә юрыйм мин моны,

белгән догаларым укыйм

теләкләр тели-тели,

чөнки җанга якын якта

сугыш дәһшәте гүли…

7.

Донбасс, Донбасс! Син күңелгә

ник кадерле шул тикле?!

Дәү әниемнең туганы

шагыйрь Максуд Сөндекле

синдә исем алгангамы?!

Йә сөенә-сөенә

һәр ашта җырлагангамы

моңлы «Шахта» көенә?!

Нәби Дәүлинең елавы,

«Мин яздым» дигән сүзе

хәтердә терелгәнгәме

үзәкне өзеп-өзеп;

әллә солдат әтиемнең

кирза итек эзләрен

шигырь итеп күргәнгәме

минем күңел күзләрем?!

Синдә Һади Такташ йөргән,

булган Шәйхи Маннур да.

Алардан калган кайтаваз

торгангамы яңгырап,

әллә шахта асларында

татар күп калгангамы?!

Әй, Донбасс, сине мин, никтер,

җаныма ялгаганмын!

Сиңа төшкән ракеталар

яралыйлар мине дә,

минем дә өем ватыла

сиңа тигән минадан.

«Байрактар»лар, «Джавелин»нар

шартлыйлар ич эземдә,

төтен тулып ялкынсыта

минем калкан биземне.

Мин дә фашист тарафыннан

тере калкан ителәм

Менә шулар, кузы булып,

тия йөрәк итемә…

Минем язу өстәлемнән

күтәрелгән ракета

сиңа ташланган ерткычның

тетмәсен шәпләп тетә…

Гитлерчыга булган нәфрәт

көчәйтә бүгенгесен…

Йөрәктә тантана итә

булачак җиңү хисе!

Сине, Донбасс, беркемгә дә

бирмәм – шул минем нәзер:

мин шахтаңда «Сармат» булып

сакта торырга әзер.

Әзер беспилотник булып

очарга Җир тирәли

күңел күзем белән Җирдә

бик күп хәтәр күрәмен…

Ләкин кемгә җиткерергә?

Кем безне саклый ала?

Мин уйланам… Башым чатный…

Сорау җавапсыз кала…

Мин ышанам: барлык сорау

тиешле җавап табар –

бүгенге бөтен авырлык

алларыңда юл сабар!..

8.

Кайта казлар, кайта казлар,

кайта казлар Донбасстан…

Быел безгә кайтып төшкән

казлар күзен кан баскан.

Кайта казлар, кайта казлар,

кайта безнең күлләргә…

Нинди хәбәр алып кайта?

Алып кайта кемнәргә?

Латин V* хәрефе булып

кайталар тезелешеп

Бу хәрефне тик яхшыга

юрый хәзер бар кеше…

Нәби аганың үрнәге

җанымны тора үртәп –

«Шахта» җырына үземчә

мин дә үзгәреш кертәм,

ике сүзгә һәм бер юлга,

һәрбер хәрефен үбеп,

һәм эчемнән генә җырлыйм

дога укыган кебек:

Кайта казлар, кайта казлар,

кайта казлар Донбасстан…

Ходай бирсен һәр солдатка

шул казлардан калмаска!

30 май – 13 июнь, 2022.

«Аккош күле» Казан.

*V – (Victory) җиңү символы.


Фикер өстәү