Чабатачы Шамил: «Башкалар ясаган чабаталарны карап торам, кап-кара. Юк белән мактаналар!»

Эш буенча Биектау районына баргач, Кече Рәс авылына – чабата үрүче Шамил абый янына да кереп чыгасы иттек. Инде онытылып барган әлеге шөгыльне яшәтүче аксакал белән якыннан танышасы килде. Әмма Шамил абыйны алай гына өйдә туры китерәм димә икән! Без килгәндә, ишегендә йозак иде. Тынгысыз җан гел хәрәкәттә. 92 яшьлек бабайның ялт итеп машинада җилдерүен белгәч, кызыксынуыбыз тагын да артты. Ул кайтканны ничек тә көтеп бетерәсе иттек.

Шыкырдап торган нык бүрәнәле йортның капка төбенә җәһәт кенә кайтып туктады ул. Ул да үтмәде, Шамил абый үзе дә күренде. «Күрше авылга дустымның хәлен белергә барган идем», – диде ул, машинадан чыгуга. Чиста-пөхтә киенгән, башында чал чәчнең әсәре дә күренми. Шамил абыйга 92 яшьне һич биреп булмый, кыскасы.

Гаҗәпләнүебезне күреп булса кирәк: «Гел юлда йөреп торам мин. Казанга да, Питрәчкә дә еш барам. Бу инде – үз гомеремдә алган унынчы машинам. Биш «Урал» мотоциклым да бар иде», – ди ул.

Сөйләшә-сөйләшә, Шамил абыйның өенә узабыз. Өйгә килеп керүгә, борынга юкә исе бәрелә. Йорт хуҗасы әле яңарак кына бер партия чабата әзерләп бетергән икән. Осиноводагы иҗат коллективы заказ биргән булган. Шамил абыйның сүзләренә караганда, үткәннәр кайтавазы саналган чабатага бүген дә сорау зур икән. Ул үргән чабаталарның даны чит илләргә үк таралган. Америка, Германиягә барганда, күчтәнәч итеп чабата алып баручылар да булган.

Шамил абый үзе чабата үрү белән мәктәптә укыганда ук мавыга башлаган.

– Чабата үрү өчен юкәне Казаннан алып кайтам. Монда хәзер юкә бик юк, агачлар картаеп бетте. Юкә агачын алырга каен җиләге пешкәч, бер атнадан барам. Шунда бик яхшы куба ул. Аннары юкәне кайнатам. Ул кайнап йомшагач, чабатаны шундук ясап бетерергә кирәк. Катса сына. Төрле калыпка салып эшлим, – ди ул.

Шамил абыйның чабаталары сап-сары булып ялтырап, хуш исе белән әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Ул болай матур итеп чыксын өчен, юкәне бик озак эшкәртергә кирәк икән. Бер пар чабатаны бер көн үрә ул. Мәшәкате күп. Шуңа күрә бер чабатаны мең сумнан да кимрәк бәягә сатмый.

– Башкалар ясаган чабаталарны карап торам, кап-кара. Юк белән мактаналар. Менә чабата нинди була ул. Көлеп тора! – ди Шамил абый үзе.

Җәй көне олтыракка – кипкән печән, яз-көз, кыш киез итек балтырларын кисеп сала икән. Яз көне су үтмәсен өчен, агачтан күтәрмә беркетә.

Чабата үрү – Шамил абыйның күңел эше. Үзе гомере буе балта остасы булып эшләгән ул. Көндез колхозда эшләсә, кичен, төнлә мунчада тәрәзә, ишекләр ясаган. Бүген торган йортын да 70 яшендә үз куллары белән салып чыккан ул. Аңарчы 30 ел Казан янындагы Күлле бистәсендә яшәгән.

– Моннан унбер ел элек тормыш иптәшем Һәдия вафат булды. Бик матур яшәдек. Акыллы, гыйлемле кеше иде. Кан басымы белән китеп барды. Биектау хастаханәсендә кармадылар, Казанга алып бардым. Башта кызымда торды. Биш ай авырды. Кызым эшкә киткәндә, мин барып карый идем. Җәен авылга, үзебезнең өйгә алып кайттым. Өйгә өстәп, юыну бүлмәсе, бәдрәф төзи башладым. «Сине быел шәһәргә илтмим, үзем карыйм», – дидем. Бура бурап куйдым. Әмма карчыгыма анда торырга насыйп булмаган икән, үлеп китте. Әмма ул бүлмәне ясап бетердем барыбер, – ди Шамил абый.

Бүген ул болын кадәр өйдә берүзе тора. Шамил абыйның ике кызы белән бер улы бар. Олы кызы, өч көнгә бер кайтып, әтисенең хәлен белешеп, ашарга пешереп китә икән. Шулай да ялгызлык дигәнең барыбер үзен сиздерә. «Кыш көне вакыт бигрәк тә озак уза. Картлык көнемдә янәшәмдә бер иптәш булса, бик шат булыр идем», – ди ул.

Буш вакытында чабата үрүдән тәм таба Шамил абый. Күзне бетерә, дип, телевизор да карамый. Сау-сәламәт килеш, яхшы хәтер белән шушы яшенә җитүенең төп сәбәбен исә начар гадәтләре булмауда күрә.

– Үз гомеремдә бер тапкыр да аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым. 1941 елны кызамык белән авырдым да шуннан соң бер колагым ишетмәс булды. Әти сугышка киткән җиреннән кайтмады. Әни тәрбияне бик каты бирде. «Синең бөтен нәрсәң булыр. Ходайга ышан», – диде. Бу сүзләрне беркайчан да истән чыгармадым. Гомер буе хезмәт белән, дөрес, хәләл яшәдем, кеше рәнҗетмәдем, – ди Шамил абый.

Китәр алдыннан ишек кырыенда эленеп торган чабатага күзебез төште. Баксаң, аның анда торуының да хикмәте бар икән. Шамил абый юлга чыкканда шуңа: «Әй, Аллам, исән-сау йөреп кайтсам иде», – дип укып, акча сала икән. Шулай эшләсәң, юл һичшиксез уңа, ди. Чабатада җыелган акчаны исә мәчеткә илтеп бирә яки мохтаҗларга тарата ул. Әнә шулай тормышының, яраткан шөгыленең һәр мизгеленнән тәм табып яши Шамил абый!

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү