Этләр кимеде, төлкеләр артты. Ни өчен кыргый җәнлекләр кешедән курыкмый?

Соңгы арада авылларга гына түгел, шәһәр уртасына да төлке килә башлады. Шушы көннәрдә Казанның Царицыно бистәсенә дә төлке күрүчеләр булган. Ни өчен кыргый җәнлекләр кешедән курыкмый? Без бу сорауны КФУ профессоры Илгизәр Рәхимовка бирдек.

– Җәнлекләр көтүе белән йөрмиләр бит. Берән-сәрән генә килеп йөрүләре табигый хәл. Элек тә килә иде инде алар. Алардан куркырга кирәкми. Бары тик сак булырга киңәш итәм, – ди ул.

25 ел аучы булып эшләүче Наил Исмәгыйлев исә, төлкеләрнең авылга һәм бистәләргә төшүен этләр кимү белән бәйләп аңлата.
– Авылда кеше эт тотмый. Ишеген кырык йозак белән бикли. Камералар куеп бетерә. Эт булмаганны төлке сизә инде ул. Шуңа күрә, алар авылда курыкмыйча йөри, – ди аучы. – Шәһәр җирендә калдык ризыклар күп. Чүплектә ипиләргә кадәр аунап ята бит хәзер. Төлкегә ризык эзләп тә азапланасы юк. Алар бик башлы хайван. Ризык өчен шәһәргә төшәләр. Төлке йә ач, йә котырган булса гына кеше янына килә. Котырган төлке инде кешедән курыкмый.

Төлке күргәч, нишләргә соң?
– Әгәр сез төлке белән очрашасыз икән, янына бармагыз;
– Киткәнен көтеп торыгыз яки акрын гына башка якка таба атлап, тиз генә бу урынга ветеринар чакыртыгыз;
– Котыртмасаң, төлке кешегә ташланмый;
– Әгәр тешләсә, яяраны антисептик белән эшкәртергә һәм табибка барырга кирәк.
Котырган төлкенең билгеләре:
– үз-үзен тотышында үзгәрешләр;
– кешедән курыкмау;
– теле асылынып тору;
– йөрү рәвеше үзгәрү;
– күп итеп селәгәе агу.

Фото:http://interesnie-faktu.ru/zhivaya-priroda/skoro-dikih-lis-na-stolichnyh-ylicah-bydet-bolshe-chem-sobak/


Фикер өстәү