19 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә Хәрби контрразведка көне

1918 елның бу көнендә Совет Россиясенең хәрби контрразведка органы оештырыла.

Хәрби контрразведчиклар Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш кертә. Сугыш елларында алар дошман разведкасының 30 меңнән артык агентын, якынча 3,5 мең диверсант һәм 6 мең террорчыны фаш итә.

Хәзерге вакытта контрразведка операцияләре белән җитәкчелек итүне РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Хәрби контрразведка департаменты башкара. Аның хезмәткәрләре чит ил махсус хезмәтләренең тискәре гамәлләрен ачыклау һәм нейтральләштерү буенча эш алып бара, законсыз корал һәм наркотиклар әйләнешенконтрольда тота, оешкан җинаятьчелек белән көрәшә, шулай ук экстремизм күренешләренбулдырмау һәм террорчылык янауларын кисәтү белән шөгыльләнә.

Бөтендөнья гуманитар ярдәм көне

Бу көн Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы резолюциясе белән 2008 елның декабрь аенда билгеләнә. Ул 2003 елның 19 августында Гыйракның Багдад шәһәрендә урнашкан БМО штабында булган шартлауга бәйле. Теракт нәтиҗәсендә 22 кеше, шул исәптән БМО Генераль секретареның вәкиле Сержиу Виейра ди Меллу һәлак булган.

2010 елдан бирле Сержиу Виейра ди Меллуфонды ел саен аның исемендәге премияне конфликтларны тыныч юл белән хәл итүче оешмаларга, аерым кешеләргә тапшыра.

Бөтендөнья фотография көне

Бу көн 2009 елда Австралия фотографы КорскеАра инициативасы белән гамәлгә куела. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган. 1839 елның 19 августында Франциядә киң җәмәгатьчелеккәяктылыкны сизә торган металл пластинкада сурәт алу технологиясе күрсәтелә. Бу ачышның авторы француз рәссамы һәм уйлап табучы Луи Жак Манде Дагер була.

159 ел элек (1863) инглиз Фредерик Уолтонлинолеумны патентлаган

Бу идән өслегенең исеме латин linum — җитен һәм oleum — май сүзләреннән килеп чыга. «Майланган киндер»не XVII гасырда ук җитештерәләр. Лилинолеумның сәнәгать җитештерүе 1864 елда башлана.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү