«Экогаилә» номинациясендә җиңгән  Рәфыйковлар: «Беренче елны 4 гектар агач утырттык, аннары агачларның мәйданы 30 гектарга җитте»

 Татарстанда «ЭкоЯз – 2021» республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.  Ике ай дәвамында чистарту эшләрендә республиканың төрле шәһәр-районнарында 780993 кеше катнашты. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

Икеайлык башланганнан бирле полигоннарга 400 мең кубометр чүп чыгарылган, 700 меңнән артык агач һәм куак утыртылган. Күп кенә балалар мәйданчыгы, тукталышлар тәртипкә китерелгән. Май ахырында «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысасында Иделне дә чистарталар. Әлеге акциягә Волгоград, Түбән Новгород, Самарада да кушылалар. Әле тагын 15 төбәктә яшәүчеләр дә яр буйларын чистартырга чыга. Эшләренең нәтиҗәсе дә күренә. Татарстанда исә бер көндә 23 мең кеше сулыкларны җыештыра. Республика буенча  1400 кубометр чүп-чар җыела, 236 чакрым ара тәртипкә китерелә.

– Республика халкы үзе яшәгән җирне чисталыкта тота. Кайбер кешеләргә табигатьне кайгыртырга кирәклеге турында әйтеп тә торасы юк. Алар өмәләрдә катнаша, гел җыештыруда. Үзләре белеп эшли һәм бик күпләргә үрнәк булып тора, – ди министр.

Чистарту айлыгында җыештырып кына калмыйлар, рөхсәтсез  чүплекләрне дә ачыклыйлар. Министр сүзләренчә, ике ай эчендә 3800дән артык чүплек табылган. Шуларның 98 проценты бетерелгән инде.

– Күзәтчелек органнары тарафыннан 5 меңнән артык хокук бозу очрагы теркәлде. Хокук бозуның төп төрләре булып төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү калдыкларын рөхсәтсез җиргә ташлау, йорт янын чүпкә күмү һәм калдыкларны вакытында чыгармау санала, – ди Александр Шадриков.

Икеайлык кысасында барлыгы 13 миллион 257 меңлек штраф салынган. Казанның бер кибете янәшәсендәге чүплек өчен аның хуҗасына да шактый күләмдә акча түләргә туры килгән.

– Чүп чыгаручы оешма белән килешү дә төзегән идек. Алар килеп ала, безнекеләр төяп җибәрә. Тик чүп ташлаучы оешма бездән акчаны алса да, чүпне полигонга кадәр илтмәгән. Бер бистә эченә бушаткан. Чүп арасында язулар аша, безнең кибетне эзләп таптылар. Түләмичә кая барасың? Штрафын түләдек, хәзер исә килешү төзегән оешма белән аңлашабыз, – ди Роза Ханова.

Бер очрашуда министр чүп ташлаганны күктән дә күзәтәбез дигән иде.  Экологларның мондый «кармагына»  Балык Бистәсендә яшәүче Халиковлар гаиләсе дә эләккән.

– Бакча артыннан инеш ага. Шул сулык янәшәсендә чүплек бар иде. Экологлар фотога төшереп киткән. Башта кисәтү ясадылар. Әлбәттә, без гаиләбез белән чүплекне юкка чыгардык, яр буйларын тәртипкә китереп куйдык. Штраф салмадылар. Әмма бу кисәтү  гомерлек сабак булды. Хәзер безнең өйдә чүпкә «хөрмәт» зур. Берәү дә чүбен  җиргә ташламый. Капчыкка тутырып барабыз да тапшырабыз, – ди гаилә башлыгы.

Икеайлык кысасында урман аша узучы юлларда фотога төшереп алучы махсус җиһазлар куелган иде. Алар да үз эшен «башкарган». Машинасы белән туктап, чүп ташлаучыларны фотога төшереп алган. Казаның шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев сүзләренчә, берничә машина йөртүчегә шушы фотолар аша штраф салынган.

– Безне күрмәсләр димәгез. Урмандагы агачларның да «күзе» бар. Ул җиһазлар агач кәүсәсе төсендә. Кеше аны сизми дә. Аның каравы, тәртипкә өйрәнә. Матурлык күргәч, хәйран калабыз, ә менә артыбыздан җыя белмибез әле, – ди ул.

Азнакай районының  Илбәк Иреклесе дигән авылда яшәүче Рәфыйковлар чүбен дә җыя белә, үзләре артыннан башкаларны да ияртә. Алар «Экояз – 2021» бәйгесендә катнашып, «Экогаилә» дигән номинациядә җиңү яулаган.  Рәфыйковлар министр кулыннан бүләк алган.

–  Безнең әниебез – табигать баласы. Ул яшеллекне бик ярата. Аның тәкъдиме  белән без агач утыртырга тотындык, – ди улы Рәмиз. – 2010 ел иде бу. Эсселектән күп кенә агачлар корыгач, без табигатькә ярдәм итәргә булдык. Беренче елны 4 га агач утырттык. 2013 елда агачларның мәйданы 30 гектарга җитте. Аннары инде, үзебезнең арттан башкаларны ияртергә уйладык. Әни район башлыгы исеменә үтенеч хаты язды. Ул каршы килмәде, шуннан соң бөтен район белән агач утырта башладык.

Утырту эшләрен бергәләшеп башкарлар. Район хакимияте эшче куллар һәм техника белән булышса, Рәмиз үсенте юнәтә. Бергәләп тотынгач, агач саны тагын да арта. 2019 елга аларның мәйданы 200 гектардан артып китеп, агачлар саны 200 меңгә җитә.

– Узган ел пандемия сәбәпле, без агач утыртмадык. Аның каравы Сармандагы гаилә дусларыбызга булыштык. Бездән күреп алар 10 гектар җиргә агач утыртты, – ди Рәмиз. – Бу бәйгенең башлануын ишеткәч, юри генә башкарган эшләр хакында мәгълүмат туплап җибәргән идек. Җиңү турында уйламадык та. Гаиләбездә бишәү без. Әтием белән сеңелләрем тәбрикләү тантанасына килә алмады. Барыбыз да бик шат. Мондый бәйгеләр канат куя.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү