“Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланды

Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланды. Ул 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысасында күп кенә чаралар оештыру каралган.

Әлеге акциянең максаты – җәмгыятьтә наркомания күренешләре таралуга, наркоҗинаятьчелеккә каршы тору мәсьәләсендә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, хокук саклау органнары һәм халыкның көчләрен берләштерү.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе республикада яшәүчеләрне әлеге акциядә катнашырга чакыра. Наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле очраклар ачыкланса, “02” һәм “112” телефон номерларына шалтыратып, хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук идарәнең “ышаныч телефоны” да эшли.

Аның номеры — 8 (843)291-20-02. Шулай ук яшәү урыны буенча полиция бүлегенең кизү бүлегенә мөрәҗәгать итү дә мөмкин.


Фикер өстәү