Алданган өлешчеләр 18 ел көтелгән фатир ачкычларын алачак

Казанның иң озакка сузылган төзелешендә – Достоевский урамындагы 37 нче йортта, ниһаять, барлык эшләр төгәлләнгән. Йортны файдалануга тапшыруга әзерлиләр, дип хәбәр итә Өлешчеләргә ярдәм итү фондының матбугат хезмәте.

Озакламый 245 кеше 18 ел буе зарыгып көткән фатир ачкычларына ия булачак, димәк. Өлешкә кереп төзү буенча тәүге килешүләр инде 2003 елда ук рәсмиләштерелгән. Яманаты чыккан «Свей» фирмасы йортны инде 2005 елның 1 кварталында файдалануга тапшырырга тиеш булган. Әмма төзелеш эшләре туктатылган, 2011 елда төзелеш оешмасы банкрот булып танылган. Узган елның июнендә – Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау фондына тиешле хокуклар бирелгәч кенә объектта эшләр яңартып җибәрелгән. Төзелеш эшләрен «Бриз» компанияләр төркеме башкара. «Сакаллы» төзелешне төгәлләү федераль үзәк һәм республика акчасына хәл ителә.

Гомумән, быел Татарстан Хөкүмәте алданган өлешчеләрнең барысын да фатирлы итәргә ниятли. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт Советы утырышында белдерде. Аның әйтүенчә, узган елда республикада 398 өлешче өчен 7 йорт файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта 13 йорт (2,5 мең өлешче өчен) төзелеп килә.


Фикер өстәү