Казанда өлешчеләр өчен ике йорт төзелә

 «Алтын урталык» торак комплексында фатир җитмәгән  өлешчеләр өчен Казанның Аграр һәм Гәрәев урамнарында ике йорт төзеләчәк.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә өлешчеләргә ярдәм итү фонды җыелышында шундый карар кабул ителгән. Фонд башлыгы Иван Новиков әйтүенчә, хәзер алданган өлешчеләрнең исемлекләрен булдыру тәртибен расларга, шулай ук төзелеш өчен техник документлар эшләргә кирәк.

Сүз уңаеннан, Казанда өлешчеләргә ярдәм итүнең федераль программасы буенча якынча 2,1 мең алданган өлешче өчен 7 «сакаллы» йортны төзеп бетерергә кирәк. Моның өчен 9 миллиард сумга якын акча таләп ителә. Татарстан шуның 3 миллиард сумын бирә. Барлык йортларны инде быел төзеп бетерү күздә тотыла.


Фикер өстәү