Зилә Вәлиева: “Бер оешма  – бер тарих, бергә булганда, без күпкә көчлерәк”

Татарстан һәм Саха (Якутия) Республикасының Иҗтимагый Палаталары арасында  хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Очрашуда Якутиянең Иҗтимагый Палатасы рәисе Николай Бугаев, киләсе елда республиканың 100 еллыгы уңаеннан, Якутиядә “Татарстан көннәре” үтәчәген әйтте.

– Бу – бик кирәкле килешү.  Безгә милләтара  мөнәсәбәтләр дә мөһим. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уза. Безнең дә Якутиядә туган телләрне үстерүгә кагылышлы сорауларыбыз бар. Чит төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнү һәрвакыт кызык, – диде Николай Бугаев.

Татарстан Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, республикада Якутия көннәре барганда, төрле дәрәҗәдә җитәкчеләр, депутатлар очраша. Шул исәптән,  иҗтимагый  оешмаларның да тәҗрибә уртаклашу теләген күрдек. Шуңа күрә ике арада хезмәттәшлекне ныгыту турында килешү төзедек. Безнең  илкүләм танылган көчле оешмаларыбыз бар. Татарстанга болай да төрле өлкәләрдән аларның эш алымнарын өйрәнергә киләләр. Хәзер аерым темалар буенча иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген ныгытырга кирәк.  Әйтик, Якутиядә дә тел, мәдәният тарихы буенча көчле оешмаларны беләбез. Бергә эшләгәндә элемтәләр тагын да  ныгыр дип уйлыйм. Бер оешманы – бер тарих, бергә булганда, без күпкә көчлерәк. Килешү илдәге гражданлык институтларының нәтиҗәле эшләве өчен кирәк. Күңелгә якын булса, юллар кыскара ул,  – дип белдерде Зилә Вәлиева журналистларга.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү